EPISODE · Aug 26, 2022 · 52 MIN
Татар (تاتار) - "Яхшы хәбәр" .3gp / Tatar - "Yaxshi Yangiliklar”.3gp
from ==="Hayot so'zlari", "Xushxabar", "Xushxabar qo'shiqlari" - O'zbekistonda gapiriladigan asosiy tillar / Ҳаёт сўзлари?, ?Хушхабар?, ?Инжил қўшиқлари? ? Ўзбекистонда сўзлашадиган асосий тиллар === · host Uzbek Words of Life No.1
Tatar(تاتارچا) - "Good News".3gp / Татарский(تاتارچا) - "Хорошие Hовости".3gp // I КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ ХАТ 13 - Чын мәхәббәт1. Кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләп торып та, миндә мәхәббәт юк икән, мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем. 2. Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр мәхәббәтем юк икән, берни булмас идем. 3. Бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, мәхәббәтем юк икән, миңа моннан бернинди дә файда булмас иде.4. Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, 5. дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. 6. Мәхәббәт ялганга сөенми, ә хакыйкатькә шатлана. 7. Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм барысына сабыр итә.8. Мәхәббәт беркайчан да бетмәс – пәйгамбәрлек итүләр дә тукталыр, телләр дә тынар, белем дә юкка чыгар. 9. Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит, 10. ә камиллек килгәч, өлешчә булганнар югалачак. 11. Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым. 12. Без хәзер, тонык көзгедәге чагылудай, анык күрмибез, ул вакытта исә турыдан-туры йөзгә-йөз күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә генә, ул вакытта исә Аллаһы мине ничек тулы белсә, мин дә шулай тулы белермен.13. Менә мәңге булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт – аларның иң бөеге.
Embed this episode
Ready to play
Татар (تاتار) - "Яхшы хәбәр" .3gp / Tatar - "Yaxshi Yangiliklar”.3gp
No transcript for this episode yet
Similar Episodes
No similar episodes found.
Similar Podcasts
No similar podcasts found.