PODCAST
Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)
by Равил Бикбаев
Равил хәзрәт Бикбаев Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре турында файдалы мәгълүмәт бирә
Episodes
-
Әл-Үәһһәб (20-нче тапшыру)
әл-Үәһһәб - Ул алмашка бернәрсә таләп итмичә теләгән кешесен Үзе теләгәнчә мул итеп бүләкли. Ул, ихтыяҗларны сораусыз, нигъмәтләрне күп вә даими-өзлексез биреп Бүләкләүче. Бу исем Коръәндә өч тапкыр искә алына, мәсәлән: Әли-Гыймран:8, Садь:9, Садь:35, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу...
-
әл-Карийб, әл-Мүҗийб (19-нчы тапшыру)
әл-Карийб - Ул барча мәхлукатлар-га да Якын, һәм Аның якын булуы ике төрле: 1) Гомуми якын булуы. Ул Үзенең гыйлеме, хәбәрдарлыгы, күзәтүе, шаһитлыгы һәм чолгап алуы белән барчасына да Якын. 2) Аерым, махсус якын булуы. Монысы Аңа гыйбадәт кылган, Аннан сораган вә Аны яратканнарга карата…
more -
Әл-Үәкийл (18-нче тапшыру)
әл-Үәкийл - Ул Үзенең гыйлеме, камил кодрәте вә чиксез хикмәте белән мәхлукатлар белән идарә итә. Ул Үзенең яраткан колларына (әүлияләргә) җиңеллек бирә, аларны авырлыклардан ерагайта һәм аларның барча эшләрен җайлый. Ул галәмнәрне карап, барлап, тәрбия кылып торучы. Шуңа да, әгәр дә мөселман…
more -
Әл-Халикъ (17-нче тапшыру)
әл-Халикъ - Ул барча мәхлукатлар-ны элгәре булмаганча юктан бар итте. Барчасына тәкъдирләрен билгеләде һәм һәр нәрсәне үз урынына куеп тәртип урнаштырды. Бу исем Коръәндә берничә урында искә алына, мәсәлән: әл-Хәшр:24 әл-Әнгам:102 әз-3үмәр:62 Садь:71 Фәтыйр:3 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең...
-
Әт-Тәүүәб (16-нчы тапшыру)
әт-Тәүүәб - Ул, кешеләрнең гөнаһ кылуларын ташлап, тәүбә кылып вә үкенеп, Аңа кайтуларын кабул итүдән туктамый. әт-Тәүүәб исеме ике төр белән билгеләнә: 1) Аллаһ Үзенең рәхмәте белән колның йөрәгендә үкенүне, тәүбәне, гөнаһны ташлап Аңа кайтуны илһам кыла, булдыра. 2) Ул колларының үкенүләрен,...
-
Әш-Шәфий (15-нче тапшыру)
әш-Шәфий - Шифалаучы - авыру-чирләрдән арындыручы димәктер. Тән һәм йөрәк чирләреннән Бер Аллаһ тәгалә генә чын-хакыйкый Шифалаучы. Аның шифасыннан башка шифа юк, һәм Ул гына авыру-чирләрдән арындыра. әт-Табийб - Ул, чир-авыруның вә дәваның хакыйкатен Белүче, һәм сихәт-сәламәтлек вә шифа бирергә...
-
Әл-Бәрр (14-нче тапшыру)
Әл-Бәрр - Күп Яхшылык Кылучы Ул колларына карата игелекле, аларга Күп Яхшылык Кылучы һәм аларның хәлләрен төзәтүче. Аллаһ изгелек кылучыларның әҗер-савабларын арттырып - аларга Күп Яхшылык Кылучы. Ә явызлык кылучыларны шунда ук җәзаламыйча, ә бәлки аларга тәүбә итәргә вакыт бирә, һәм тәүбә…
more -
Әл-Хәий, Әл-Каййум (13-нче тапшыру)
Әл-Хәийи - Аллаһ тәгаләгә үлем вә фанилык (бетү) юк һәм мөмкин түгел. Ул бу нәрсәләрдән пакь, саф вә ерак, һәм Ул Мәңге Тере, Калучы. Коръәндә 5 урында искә алына, мәсәлән: әл-Бәкара:255 Әли-Гыймран:2 Таһә:5 әл-Фуркан:58 Га-фир:16 һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә. Әл-Каййум…
more -
Әш-Шәкуур, Әш-Шәәкир (12-нче тапшыру)
әш-Шәәкир һәм әш-Шәкүүръ - Ул колларының аз гына ихлас гамәлләренә Рәхмәтле буларак әҗер-савабын бирә, гөнаһларын гафу итә, ә бәлки кечкенә генә изге гамәл өчен әҗер-савабларны күпкә арттырып бирә. Ул дөньяның санаулы көннәрендә кылынган гамәлләр өчен, мәңгелек ахирәттә нигъмәтләрен бихисап бирә.
-
Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)
әс-Сәмийгь - Аллаһ барча тавышларны Ишетүче. Аның ишетүе мәхлукатларныкы кебек түгел, ә Үзенә генә хас рәвештә камил ишетү һәм ул ике төрле: 1) Аңа җирдә вә күкләрдә һичнәрсә дә яшерен түгел. Ул барча ишетелә торган нәрсәләрне Үзенең ишетүе белән чолгап алды һәм тавышларның барчасын да бер…
more -
Әл-Мүтәкәббир (10-нчы тапшыру)
әл-Мүтәкәббир - Аллаһ олуглык вә горурлык Иясе. Ул мәхлукатларның сыйфатларыннан Бөек, аларның үзләрен өстен куюларыннан, мин-минлекләреннән Олуг, Горур, Мөтәкәб-бир. Аннан башка олуглык, горурлык, тәкәбберлек Иясе юк, бу исем Аңа гына хас һәм Ул гына Олуг, Горур, ә Аннан башкалар барчасы да…
more -
Әл-Җәббәр (9-нчы тапшыру)
әл-Җәббәр - Бу исем үзенә ошбу мәгънәләрне ала: 1) Ул барча мәхлукатлардан да Өстен, Югары. 2) Ул авырлыкларга сынган кешеләрнең хәлен төзәтә һәм мохтаҗларга ярдәм итә. 3) Ул мәхлукатларын Үзенең теләгән нәрсәсенә буйсындыра. Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына: әл-Хәшр:23, һәм шулай ук...
-
Әл-Муһәймин, Әл-Газииз (8-нче тапшыру)
әл-Мүһәймин - Ул галәмдәге барча мәхлукатларның гамәлләрен, ризыкларын, әҗәлләрен күзәтеп, барлап тора, аларны саклый. Ул аларның һәрнәрсә-сеннән хәбәрдар, аларның өстеннән хөкем итә һәм аларны саклый. Ул һәр эшнең асылын Күзәтеп, Барлап Торучы. Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына: әл-Хәшр:24
-
Әл-Куддус, Әс-Суббух, Әл-Му’мин (7-нче тапшыру)
Әл-Куддус, Әс-Суббух, Әл-Мумин - әлеге тапшыруда сүз Аллаһның бу охшаш мәгънәле исемнәрне турында бара. әл-Куддүс - Ул берүзе генә Үзенә лаек булган камил сыйфатлар белән сыйфатлы Изге Зат, һәм Барлыкка Китерүчегә лаек булмаган барча кимчелектән, җитешсезлектән, мәхлукат-ларга охшаудан саф вә…
more -
Әл-Кәрим, Әл-Әкрам (6-нчы тапшыру)
әл-Кәриим - Ул тиешле җәзасын билгеләгәннән соң - гафу итә, вәгъдә кылганнан соң - үти. Әгәр дә Ул бирә икән, өметләнгәннән дә күбрәк бирә һәм күпме бирсә дә, кемгә бирсә дә Аның өчен барыбер. Әгәр дә, ихтыяҗларны сораганда Аннан башкага ялварсалар, Ул ризасызлык белдерә. Аннан читләшсәләр -...
-
Әс-Сәләм (5-нче тапшыру)
Әс-Сәләм - Ул Үзенең Затында, сыйфат-фигыльләрендә булган камиллегенә сәбәпле, барча кимчелекләрдән, җитешсезлекләрдән Пакь-Сәламәт. Ул Үзенең колларын иминлек-тынычлык таратуга, Ислам диненә һәм иминлек-тынычлык йортына чакыра. Аның чакыруына җавап бирүчеләр, ул йортка ирешә. Барча...
-
Әл-Мәлик, Әл-Мәәлик, Әл-Мәлиик (4-нче тапшыру)
Бу исемнәр барысы да Аллаһның патшалык Иясе икәнлегенә ишарәт итә. әл-Мәлик - Аллаһ хакыйкый, чын Патша, Хаким һәм Аннан да өстенрәк патша юк. Ул Үзе теләгәнчә эш итә, барча нәрсәне тәртипкә салып барлап тора. Ул боера вә тыя, бүләкли вә ала, күтәрә вә түбәнсетә. Ул дөнья вә ахирәт Патшасы һәм…
more -
Әр-Рахмән, Әр-Рахиим (3)
Рахмән һәм Рахиим сүзләре рәхмәт тамырыннан барлыкка килгән. Шул исемнәрнең мәгънәләрен һәм файдаларын хәзрәтебез ачыклап бирә.
-
Әр-Рабб (2)
Аллаһ тәгаләнең Әр-Рабб исеме - иң еш кулланыла торган исемнәрнең берсе булып тора
-
Аллаһ (1)
Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр
We're indexing this podcast's transcripts for the first time — this can take a minute or two. We'll show results as soon as they're ready.
No matches for "" in this podcast's transcripts.
No topics indexed yet for this podcast.
Loading reviews...
ABOUT THIS SHOW
Равил хәзрәт Бикбаев Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре турында файдалы мәгълүмәт бирә
HOSTED BY
Равил Бикбаев
Loading similar podcasts...